«Әниләргә мәдхия»: әдәби-музыкаль сәгать (18+)

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе – елның иң күңелләрне җылыта торган көне – Әниләр бәйрәме. Һәркем җир йөзендә иң сөекле, иң якын кешесе – әнисенә кадер-хөрмәтен, җылы хисләрен бүләк итәргә тырыша. 

23 ноябрьдә, Әниләр көне якынлашканда, 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Әниләргә мәдхия» дигән әдәби-музыкаль сәгать уздырды. Очрашуда танылган татар шагыйрьләре һәм композиторларының иң якын һәм кадерле кешеләргә багышланган җырлары, шигырьләре яңгырады. Һәр катнашучы үз әнисе турында җылы һәм дулкынландыргыч истәлекләре белән уртаклашты. 

Поделиться: